Агымдагы елның февралендә Горький магистраленең Казан төбәге станцияләреннән 615 меңнән артык пассажир җибәрелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6% ка күбрәк. Шулардан 152 меңнән артык кешегә (+7,5%) ерак араларга йөрүче поездларда, 463 мең пассажирга (+5,6%) шәһәр яны поездларында хезмәт күрсәтелгән.
2020 елның 2 аенда Горький тимер юлының Казан төбәге станцияләреннән 1,3 млн пассажир җибәрелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 5% ка күбрәк. Шуларның 927 меңнән артыгы (+4,5%) шәһәр яны элемтәсендә җибәрелгән, ерак араларга 340 мең (+6%) пассажир.