Иннокентий Алафинов Зур Казан боҗрасының 1 этабы төзелеше барышын тикшерде

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе транспорт министрының беренче урынбасары Иннокентий Алафинов килде. Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белән бергә ул Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыкта Зур Казан боҗрасының 1 этабы төзелеше барышын тикшерде. Эшләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, төзелеш график буенча бара, кайбер пунктлар буенча – алданрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International