Бүген 2020-2022 елларга автомобиль һәм шәһәр электр транспорты һәм юл хуҗалыгы буенча тармакның тариф килешүләренә кул куелды. Эш бирүчеләр исеменнән килешүгә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, хезмәт коллективларыннан - Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе Юрий Данилов кул куйды.
Яңа документларда яклар хезмәт хакын арттыру, куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру, тармак хезмәткәрләре өчен законнар белән билгеләнгән социаль гарантияләр белән чагыштырганда артуны тәэмин итү буенча элек ирешелгән килешүләрне саклап калдылар.
Күп кенә социаль гарантияләр киңәйтелде, килешүләрнең нигезләмәләре законнардагы үзгәрешләр белән туры китерелде.
Килешүләрдә 1 разрядлы эшчеләрнең база (минималь) тариф ставкасы, төбәкнең тормыш дәрәҗәсен исәпкә ала торган төзәтү коэффициентын кулланып, Россия Федерациясендә кабул ителгән минималь хезмәт хакы күләме нигезендә билгеләнгән.
Автомобиль һәм шәһәр электр транспорты буенча тармак килешүенә, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Гомуми файдаланудагы шәһәр җир өсте пассажирлар транспортын йөртүчеләрнең эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү үзенчәлекләрен раслау турында» 2017 елның 30 июнендәге 543н номерлы боерыгы нигезләмәләрен исәпкә алып, эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрү буенча якларның йөкләмәләре кертелде.
Пенсия законнарындагы яңалыклар кысаларында килешүләргә пенсия алды яшендәге затларның хокукларын яклау өлешендә тиешле үзгәрешләр кертелде.
Яшьләрнең хезмәт шартлары турындагы бүлектә яшь хезмәткәрләргә социаль гарантияләр киңәйтелде.