Агымдагы елда гомуми озынлыгы 6,8 км булган Алексеевск-Югары Колок төбәк юлын төзекләндерәчәкләр - 21,53 км дан 24,47 км га кадәр, 26,148 км дан 28 км га кадәр һәм 80,576 км дан 82,676 км га кадәр участокларда. Участоклар «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча ремонт программасына кертелгән. Юл эшләре вакытында асфальт-бетон катламын яңарту һәм юл кырыйларын ныгыту планлаштырыла. Ремонт нәтиҗәсендә юлның 62% ы норматив халәткә туры киләчәк.
90,8 км озынлыктагы Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлы ике муниципаль район буенча уза: Алексеевск районының көньягында башлана (27,9 км) һәм төньяк юнәлештә Әлки районына бара (62,9 км). III техник категориягә туры килә, транспорт йөри торган өлеше 2 хәрәкәт полосасы белән 9 м киңлектә. Юлның уртача интенсивлыгы тәүлегенә 4747 автомобиль тәшкил итә. Ул Татарстанны Ульяновск өлкәсе белән бәйли һәм Казаннан Самарага кыска чыгу юлы булып тора.
2019 елда шулай ук «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 5,88 км озынлыктагы әлеге автомобиль юлының 3 участогы ремонтланды.
Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда гомуми озынлыгы 165 км дан артык булган төбәк әһәмиятендәге 61 юл участогы ремонтланачак.