Татарстанда бер ел эчендә таксистларга 6575 рөхсәт кәгазе бирелгән

2012 елның 7 декабре, җомга
      Татарстанда җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен рөхсәт кәгазе бирү дәвам итә, ул 2011 елның 8 декабрендә башланган иде. Әлеге вакыт эчендә 6575 таксист үз эшчәнлеген легальләштергән. Таксистларга рөхсәт кәгазе бирү реестры министрлык сайтының “Таксомоторлы ташу” бүлегендә куелган http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/index.htm.

      Рөхсәт кәгазе дөрес тутырылган гариза һәм таләп ителгән документларның күчермәләрен тапшыргач бер көннән соң 5 елга түләүсез бирелә. Рөхсәт кәгазен алганда ташучы гаризага беркетелгән документларның төп нөсхәсен күрсәтергә тиеш. Таксистның транспорт чарасы закон таләпләре буенча җиһазландырылган булырга тиеш. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар” куелган булырга тиеш. Шулай ук  җиңел таксиның алдагы панелендә йөртүченең уң ягында җиңел такси белән файдалану өчен түләү шартлары турында мәгълүмат, фотография белән йөртүченең визит карточкасы, пассажирлар һәм багаж ташуны тормышка ашыру буенча тикшерүне тәэмин итүче әгъзаның атамасы, адресы, элемтә өчен телефоны куелырга тиеш.

          “Россия Федерациясенең кайбер закон актларына Россия Федерациясендә пассажирлар һәм багажны ташу буенча эшчәнлекне дәүләт ягыннан тәртипкә салуны камилләштерү өлкәсендә үзгәрешләр кертү турында” 2012 ел, 23 апрель, 34 нче Федераль закон көченә керде.

        Яңа закон буенча, хәзер йөрү бәясе теркәлгән очракта җиңел таксига таксометрлар куелмаска мөмкин. Рөхсәтне автомобильне нотариаль расланган ышаныч язуы яисә аренда договоры нигезендә файдаланган очракта алырга була – элегрәк мәҗбүри шарт булып автомобильне шәхси милектә булса яисә лизинг договоры буенча куллану хокукы тора иде. Үзгәреш йөртү стажына да кагылды – ул 5 елдан 3 елга кадәр кимеде. Пассажирларны башка регионнарга ташу рөхсәт ителә, әгәр кузгалып китү пункты РФ бер субъектында, ә билгеләнгән пункт башкада булса, элек таксистлар үз эшчәнлекләрен бары тик рөхсәт кәгазе алган регионда гына тормышка ашыра алалар иде. Җиңел таксиларның һәр ярты ел саен техник карауны узу таләпләрен бетерделәр.   

       2012 елның 1 июленнән легаль булмаган ташу өчен җитди штрафлар каралган. Атап әйткәндә, пассажирлар һәм багаж ташуга рөхсәте булмаган йөртүчегә 5000 сум күләмендә административ штраф салыначак. Транспорт чарасында тиешле рөхсәтсез махсус яктылык һәм тавыш сигналлары бирү өчен җайланмалар һәм тану фонаре кую, әлеге җайланмаларны конфискацияләү белән гражданнарга 2500 сум күләмендә административ штраф салуны китереп чыгара, транспорт чарасын файдалану өчен җаваплы булган шәхесләргә – 20000 сум, юридик шәхесләргә – 500000 сум. Йөртүчегә җиңел такси салонында тиешле мәгълүмат булмаган очракта 1000 сум штраф салыначак, хезмәттәге шәхескә  - 10000 сум, юридик шәхескә – 30000 сум.

          Исегезгә төшерик, «Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу турында» 2011 елның 10 октябрендәге 77-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы буенча 2013 елның 1 гыйнварыннан такси төсенә таләпләр үз көченә керәчәк. Шул вакыттан автомобиль кузовы ак яисә сары төстә булырга тиеш.  

          Һәм тагын бер мәгълүмат, мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә кагыла – 2013 елдан таксида йөрү алар өчен дә мөмкин булачак. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча республиканың таксомоторлы компаниеләре махсус транспорт чаралары булдырачаклар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хәрәкәт итү өчен инвалид коляскаларын күчереп йөртү өчен багаж бүлекләре хәзерләнәчәк.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International