Бөек пост көннәрендә 2 марттан 18 апрельгә кадәр «Федераль пассажир компаниясе» АҖ поездларының вагон-рестораннарында һәм югары тизлекле «Сапсан» поездларының бистро вагоннарында махсус пост менюсы тәкъдим ителәчәк.
Пассажирлар төрле ризыклар – аш, ботка, яңа яшелчәләрдән салатлар татып карый алачак. Сайлап алу өчен беренче һәм икенче аш-су, мәсәлән, гөмбә белән щи, кипкән җиләк-җимешле пылау, яшелчә белән ньокки, фасольдән лобио, яшелчә һәм кабаклы соуслы дөге, гөмбәле соуслы бәрәңге дранигы һ.б. лар тәкъдим ителәчәк. Эчемлекләрдән төрле соклар, морслар, чәй һәм суга заказ бирергә мөмкин булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пассажирларга пост ашлары белән беррәттән, традицион меню да тәкъдим ителәчәк. Ул ит һәм балык ризыкларын, шулай ук вегетариан һәм балалар рационын үз эченә ала.
Тәкъдим ителгән ашларны пассажирлар челтәр буенча йөрүче 200дән артык поездның вагон-ресторанында һәм барлык «Сапсан» поездларында татып карый алачак.
Фото: tass.ru