Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыкта Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзү дәвам итә.
Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә караганда, узган атнада эшләр график буенча алып барылган. Төзелеш мәйданчыгына ком китерү буенча эшләр төгәлләнгән. Гомуми күләме 64,6 мең кубометр тәшкил иткән.
Җәяүлеләр кичүе баганаларын монтажлау һәм баганаларны бетонлау, шулай ук баскычтан төшү өчен терәкләр урнаштыру дәвам итә. Бу участокта план 20 булганда 21 кубометр бетон кабул ителгән.
Яңгыр канализациясен кую һәм сулъяк съезд буенда коелар урнаштыру эшләре бара. Бер атна эчендә 47 метр озынлыктагы торбалар җәелгән.
Төзелештә 83 кеше инженер-техник персонал һәм 40 берәмлек техника эшли.
Генераль подрядчы булып «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ тора.
Зур Казан боҗрасының 1 этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча төзелә башлады. Биредә эшләрне 2020 елның 30 августында - ТАССРның 100 еллыгына төгәлләү планлаштырыла.
Бу участокны төзү - шәһәргә кирәкле булган Булатов урамыннан Тихорецк урамына кадәр 2 км озынлыкта «тоташтыргыч» юл булдыруның беренче этабы. «Тоташтыргыч» Җиңү проспектын һәм Бакый Урманче урамын Тихорецк урамы аша Магистраль урамы белән тоташтырачак. Шулай итеп, Идел белән Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын күлләрдән көнбатышка таба урнашкан шәһәрнең торак өлеше белән кыска юл тоташтырачак. Бу шәһәрдә гомуми транспорт хәлен шактый яхшыртачак.