Татарстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия булган юлларда 1 апрельдән зур йөк машиналары өчен вакытлыча чикләүләр кертелә

2020 елның 29 феврале, шимбә

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан территориясендә авыр йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу язгы чорда юл киемнәренең нигезе артык начараюга бәйле, бу юлларның ныклыгы кимүгә тәэсир итә. Автомобиль юлларының җимерелүен кисәтү, аларның сакланышын һәм, нәтиҗә буларак, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен яз көне хәрәкәтне чикләү автомобиль юлларында рөхсәт ителгән көчне киметү юлы белән кертелә. Татарстан Республикасы автомобиль юллары өчен рөхсәт ителгән йөкләмә 6 тонна тәшкил итә.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, аннары «Юл-транспорт комплексы», «Юл хуҗалыгы», «Хәрәкәтне чикләү» бүлекләрендә 2020 елда язгы чорда вакытлыча чикләүләр кертелә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары исемлеге урнаштырылган.

20 майдан 31 августка кадәр төбәк әһәмиятендәге барлык автомобиль юлларында көндезге һава температурасы 32°C дан югарырак булган очракта авыр йөкләр ташучы транспорт чаралары өчен хәрәкәт 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр вакытлыча чикләнәчәк.

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турындагы карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителә һәм раслана.

Язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү автомобиль юлларында хәрәкәт итүне тыймый, бары тик йөк ташучы транспорт чаралары өчен рөхсәт ителгән йөкләнешне генә чикли. Шуның белән бергә, язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү кайбер транспорт чараларына кагылмый. Бу категорияләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 маендагы 372 нче номерлы карары белән билгеләнгән. Шулай итеп, хәрәкәтне вакытлыча чикләү пассажир автобусларында йөртүгә, азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын, орлык фондын, ашламаларны, ягулыкны (бензин, дизель ягулыгын, судно ягулыгын, реактив двигательләр өчен ягулыкны, ягулык мазутын, газ барлыкка китерүче ягулыкны) ташуга, табигый бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен кирәкле йөкләрне ташуга кагылмый.

Шулай ук чикләүләр федераль башкарма хакимият органнарының федераль закон белән хәрби хезмәт каралган транспорт чараларына кагылмый.

Аерым очракларда «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булганда, чикләүләр вакытында авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәте рөхсәт ителә. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә алырга була (https://uslugi.tatarstan.ru – «Эшкуарлар өчен электрон хезмәт күрсәтү» бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәтләре» өстәмә битендә).

Фото: runaruna.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International