«Бигеш» халыкара аэропорты Ташкентка яңа рейс ача

2020 елның 28 феврале, җомга

Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропорты очышлар географиясен киңәйтүне дәвам итә. 16 мартта Nordwind авиакомпаниясе белән берлектә Үзбәкстан башкаласы Ташкентка яңа даими рейс ача.

Ташкентка рейслар дүшәмбе көннәрендә Boeing 737-800 һава судноларында башкарылачак. Очыш Бигештән 11:55 сәгатьтә, Ташкенттан 18:10 сәгатьтә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Юлда гомуми вакыт 2 сәгать 55 минут тәшкил итә. Билетның минималь бәясе, барлык таксаларны һәм җыемнарны исәпкә алып, 7652 сумнан башлана. Билет бәясенә 8 килограммнан да артык булмаган һәм өч үлчәмдә 55x40x20 см дан да артмаган кул өеме, шулай ук 20 килограммнан да һәм өч үлчәм суммасы 203 см дан да артмаган бер багаж урыны керә.

Ташкент Nordwin авиакомпаниясенең маршрут челтәрендә Мәскәү, Симферополь, Анталья һәм Монастирдан соң «Бигеш» аэропортыннан бишенче юнәлеш булачак. Авиакомпаниянең барлык рейсларына билетлар ирекле сатуда.

Рейслар, тарифлар һәм кагыйдәләр турында тулырак мәгълүматны аэропортның белешмә телефоны 8 800 200 1819 буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International