1 мартта Зөя утрау-шәһәрчегендә Масленица бәйрәме узачак. Программада «ВЕРЕС» фольклор ансамбле һәм «Калинушка» рус халык җыры ансамбле чыгышлары, әйлән-бәйлән, биюләр, халык уеннары каралган. Балалар өчен интерактив-белем бирү программасы аерым оештырылачак. Чара кунакларын һөнәрчелек ярминкәсе һәм төрле мастер-класслар көтә. Бәйрәм Масленица карачкысын яндыру һәм кышны озату белән тәмамланачак. Керү ирекле. Башлана 11:00 сәгатьтә.
Бәйрәм үткәрү урынына уңайлы мультимодаль маршрут (электричка+автобус) белән барып җитәргә тәкъдим итәбез.
Шәһәр яны поездларының җәдвәле:
- Казан тимер юл станциясеннән Зөя тимер юл станциясенә кадәр
07:30, 10:28, 12:35, 14:10, 14:30;
- Зөя тимер юл станциясеннән Казан тимер юл станциясенә кадәр
10:03, 14:20, 16:44, 17:06, 18:03.
Автобус җәдвәле:
- Зөя тимер юл станциясеннән Зөя утравына кадәр
08:50, 12:05, 14:05, 15:40, 16:40;
- Зөя утравыннан Зөя тимер юл станциясенә кадәр
09:20, 13:30, 15:10, 16:10, 17:10.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясендә 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.