Түбән Кама-Ижау-Түбән Кама маршрутында пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен РА-3 серияле рельс автобуслары йөри башлады.
РА-3 рельс автобусының өстенлеге - комфортлылык, яхшыртылган техник характеристикалар, экономиялелек. РА-3 пассив куркынычсызлык системасы белән җиһазландырылган, пассажир салонында һәм машинист кабинасында һаваны зарарсызландыру белән климат-контроль системасы бар. Автобуста биотуалетлар, уңайлы утыргычлар, видеокүзәтү, чәй продукциясе тәкъдим ителә, кулер тора. Вагоннарда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылган, аларны утырту һәм төшерү өчен җайлаштырылган. Рельс автобусының ике вагонында - утыру өчен 150 урын. Максималь сыйдырышлыгы - 195 кеше.
Рельс автобуслары тулы металл вагоннарга алмашка килде. Бүгенге көндә әлеге маршрутта берәр РА-3 һәм РА-2 рельс автобусы хәрәкәт итә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясендә 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.