Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген 06:30 сәгатьтән ике боз кичүе эше яңартылган. Югары Ослан районында Югары Ослан – Аракчино поселогы маршруты буенча Идел елгасы аша боз кичүе тәүлек буе эшләячәк, автотранспортның рөхсәт ителгән массасы 2,5 тоннага кадәр. Яшел Үзән районында Идел елгасы аша Яшел Үзән ш. – Карамалы Тау штп. маршруты буенча боз кичүе шулай ук тәүлек буе эшли, автотранспортның рөхсәт ителгән массасы 2,5 тоннага кадәр.