Кичә социаль челтәрдә бер төркемнең әбүнәчесе Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында чокырлар турында видео тәкъдим иткән һәм түбәндәгечә имзалаган (авторның пунктуация һәм орфографиясе сакланган): "БУДЬТЕ ВНИМАТЕЛЬНЫ❗ Трасса Заинск - Челны - глубокая яма". Чыннан да, 20 февральдә әлеге автомобиль юлының 27 километрында 212 см х 54 см һәм тирәнлеге 10 см булган чокыр хасил булган. Аңа сәгать эчендә вак таш салынган. Асфальт-бетон җәйгәнче, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, янәшәдә генә юл төзүчеләр машинасы кизү торган. Бүген, 21 февральдә, 07:00 сәгатьтә биредә авария хәлендәге чокырлар бетерелгән.