ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча семинар узды

2020 елның 21 феврале, җомга

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү һәм 2019 ел өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинар узды.

Семинар кысаларында министрлык хезмәткәрләренә дәүләт хезмәткәрләрен чикләүләрне һәм тыюларны, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу таләпләрен үтәмәгән өчен һәм коррупциягә каршы тору максатларында вазыйфаларны үтәмәү өчен җаваплылыкка тарту нигезләре турында мәгълүмат җиткерелде. Дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу, коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм вазыйфаи бурычларны үтәү турында, 2020 елгы декларация кампаниясенә кагылышлы мәгълүмат җиткерелде.

Семинарда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренә 2019 ел өчен керемнәре, чыгымнары, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча методик рекомендацияләр турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук дәүләт хезмәткәрләре коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы белгеч тарафыннан эшләнгән керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында актуаль белешмә тутыруның үрнәге белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International