Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Казанның Үзәк китапханәсенә 100дән артык китап тапшырды. Әлеге китапларны ведомство хезмәткәрләре җыйды. Китапларның бер өлеше Казанда популяр булган буккроссинг - китап алмашу акциясендә катнашуга барачак, бер өлеше китапханә филиалларын тулыландырачак.
Вишневский ур., 10 йорт адресы буенча урнашкан китапханә белән Министрлык инде биш ел дуслар. Бу вакыт эчендә китапханә фонды 500гә якын китап белән тулыланды.
Акция ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.