Түбән Кама ГЭСы корылмалары буенча Кама елгасы аша салынган күпернең юл өслегендә чокырлар ремонтланды

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Узган пәнҗешәмбедә социаль челтәрдә бер төркемнен әбүнәчесеннән Яр Чаллы шәһәрендәге Түбән Кама ГЭСы корылмалары буенча Кама елгасы аша салынган күпернең начар хәлдә булуы турында шикаять яңгырады. Аерым алганда, әбүнәче «анда чокырлар чыннан да зур, алардан тайпылып калырга кыен», дип язган.

Мәгълүмат оператив рәвештә Татарстанның подрядчы оешмасына - «Яр Чаллы шәһәренең автомобиль юллары предприятиесе» МУП тапшырылды. Узган якшәмбедә күпернең югары пролеты буенча чокырлар ремонтын төгәлләделәр. Бүген чокырларны ямау эшләре дәвам итәчәк һәм түбән полосада төгәлләнәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Түбән Кама ГЭСы корылмалары буенча Кама елгасы аша күпернең өске пролетындагы асфальт-бетоннан юл өслеген ремонтлау агымдагы елның май-июнь айларында, хәрәкәтне ябу белән планлаштырылган. Хәрәкәт түбән пролет буенча оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International