Казанда Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыкта Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзү эшләре тулы куәтенә бара. Ул 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды.
Дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә икешәр полоса) беренче класслы шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 110 м озынлыкта һәм 36 м киңлегендә транспорт хәрәкәте полосасы өчен юл үткәргече төзеләчәк.
Узган атнада барлык 5 терәк диварны монтажлау эшләре тулысынча тәмамланган. Төзелешкә ком китерүне дәвам иттеләр: план буенча 12000 кубометр тиеш булса 12860 кубометр кертелгән. 1 нче номерлы терәк дивар буенда грунт эшләре бара - план 2400 булганда 2720 кубометр грунт чыгарылган. Җәяүлеләр кичүе терәкләрен бетонлау, арматура эшләре, шулай ук юлүткәргечнең сул яктагы торык корылмасына арматуралар урнаштыру, канализаторлар сузу буенча эшләр бара. Чистарту корылмалары төзелеше дәвам итә, канализация насос станциясе коеларын урнаштыру, югары вольтлы электр линияләрен төзекләндерү эшләре бара. Төзелештә инженер-техник персоналдан 95 кеше һәм 25 берәмлек техника эшли.
Генераль подрядчы булып «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ тора.
1 этап төзелешенең гомуми бәясе – Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр – 2 млрд. сумнан артык. Шуларның 1 млрд сумы - федераль бюджеттан. 1 этап төзелешен 2020 елның 30 августында - ТАССРның 100 еллыгына тәмамлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елның гыйнварыннан Россиядә гамәлгә ашырыла торган 12 милли проектның берсе.