Казанда милли проект кысаларында 2020 елда шәһәрнең иң мөһим магистрале – Җиңү проспекты төзекләндереләчәк

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 2020 елда Академик Завойский урамыннан алып Академик Губкин урамына кадәрге участокта Җиңү проспектын ремонтлау планлаштырыла. Казанда Җиңү проспекты илкүләм проектның бер өлеше булган «Җиңү урамнары» проектына керде. Аның максаты - Җиңүнең 75 еллыгы елында Бөек Ватан сугышы белән бәйле урам-юл челтәре объектларын ремонтлау.

Җиңү проспекты - шәһәрнең иң озын магистральләренең берсе, аның озынлыгы 10 км тәшкил итә. Алты полосалы магистраль Совет һәм Идел буе районнарын тоташтыра һәм Азино һәм Горки "спальный" кварталлары аша уза, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына алып бара. 2000 нче еллар башында проспект составына Мамадыш тракты белән кисешкәнчегә кадәр 2 нче Азино урамы кертелгән.

Җиңү проспекты «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төзелә торган Зур Казан боҗрасының бер өлеше булып тора. Төньякта - Академик Арбузов урамына, көньякта - «Кояшлы шәһәр» торак комплексындагы Бакый Урманче урамына күчә.

Ремонт барышында асфальт-бетон өслегенең өске катламы алмаштырылачак.

2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә ремонт программасына 27 урам-юл челтәре объекты кергән, шуларның 9ы - Казанда. Нәтиҗәдә, агломерация буенча норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 84% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International