Тунис курорты Монастирга кадәр рейслар Nordwind Airlines һәм Pegas Fly авиакомпанияләренең чартер очышлары базасында PEGAS Touristik туроператоры мәнфәгатьләрендә башкарылачак.
Чартер программасы май аенда старт ала һәм 2020 елның октябренә кадәр дәвам итәчәк. Очышлар 10 көнгә бер тапкыр 189 пассажир йөртүгә исәпләнгән Boeing 737-800 уңайлы һава судноларында башкарылачак.
«Бигеш» аэропортыннан Тунис курорты Монастирга кадәр очыш вакыты 5 сәгать 30 минут тәшкил итәчәк.