Покровское авылы - Красный Ключ поселогы маршруты буенча Кама аша боз кичүе эше яңартылды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген 06:30 сәгатьтә Алабуга районындагы Покровский авылы - Кызыл Чишмә поселогы маршруты буенча Кама елгасы аша боз кичүе эше яңадан башланып китте.  Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Россиянең ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә.

Кичүнең озынлыгы – 640 м, киңлеге – 40, һәр якка - 20 м. Массасы 2,5 тоннага кадәр булган транспорт чаралары хәрәкәте рөхсәт ителгән. Кичү юлны 90 км. га кыскарта.

Исегезгә төшерәбез, һава температуралары уңай булу сәбәпле, боз кичүе эше 4 нче февральнең 16:00 сәгатеннән туктатылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International