Татарстанда 2019 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча барлык дәүләт контрактлары законнар нигезендә төзелгән

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында дәүләт сатуларының 84 процедурасы үткәрелде. Күрсәтелгән сатып алулар буенча документацияләрнең 44-ФЗ номерлы Федераль закон һәм РФ законнары таләпләренә туры килмәвенә бер генә шикаять тә булмады. Уздырылган процедуралар нәтиҗәләре буенча 84 дәүләт контракты төзелде. Алар буенча таләпләрне үтәү дәүләт контрактлары шартларында билгеләнгән срокларда башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International