Казан автотранспорт техникумында «Йөкләрне озату» компетенциясе буенча республика һөнәри осталык олимпиадасы узды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Узган җомгада Казан автотранспорт техникумы базасында һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында «Йөкләрне озату» компетенциясе буенча һөнәри осталык республика олимпиадасы узды. Республика олимпиадасы «Йөкләрне озату» компетенциясе буенча World Skills региональ чемпионатына студентларны әзерләүнең төп этапларыннан берсе булып тора.

Олимпиадада Самара дәүләт элемтә юллары университетының Казан филиалы, В.Д.Поташов исемендәге техник көллият, Яшел Үзән механика көллияте, Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте һәм А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы студентлары катнашты.

Олимпиада биремнәре World WorldSkills чемпионатының конкурс биремнәре нигезендә төзелде һәм «Йөкләрне озату» компетенциясенең техник тасвирламасын үз эченә алды.

Студентлар зур кызыксыну белән транспорт документлары белән эшләү һәм экспедиция хезмәте күрсәтүнең технологик схемаларын тәкъдир итүне үз эченә ала торган модульләрнең биремнәрен үтәделәр.

Команда зачетында җиңүне Түбән Кама политехника көллияте укучылары яулады, икенче урында - Казан автотранспорт техникумында тәрбияләнүчеләр, өченчедә - Самара дәүләт элемтә юллары университетының Казан филиалы студентлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International