«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Юл тармагында кабат куллану буенча яңа һәм иң яхшы технологияләр, материаллар һәм технологик карарлар реестры булдырылды.
Федераль юл агентлыгы мәгълүматларына караганда, реестрда 300 дән артык төрле технологияләр, 162 конструкция, 310 юл тармагын регламентлаучы документлар һәм башка материаллар һәм кабат куллануның технологик чишелешләре бар. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әлеге Реестрның Татарстан өчен кирәклеген билгеләп үтте. Алга таба ул яңа технологияләр турында мәгълүматны системалаштырырга һәм аларны «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында да, шулай ук республика Юл эшләре программасы буенча да планлаштыруны һәм куллануны нәтиҗәле гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге ресурс белән эшләү, Л.Сафин сүзләренчә, Татарстанның иң яхшы технологияләрне, материалларны һәм кабат куллануның технологик чишелешләрен куллану өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашып кына калмыйча, Россия Федерациясенең башка субъектлары тәҗрибәсен дә үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
2019 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында реестрның макет-прототибына нигезләнеп, Татарстанда «Заманча карарлар кулланып контрактлар өлеше» күрсәткече 70,2% ка үтәлгән (максатчан күрсәткеч 10% булганда). Мондый технологияләр кулланып, шәһәр агломерацияләренең 81 объекты ремонтланган.
Агымдагы елда илкүләм проектны тормышка ашыру барышында вак таш-мастик асфальтобетоннан өске катлам өслеген урнаштыру технологияләрен куллану, юл киемнәренең конструктив катламнарын урнаштырганда материалларны кабат куллану планлаштырыла – мәсәлән, салкын регенерация. Шулай ук күләмле проектлау методологиясе буенча проектланган асфальт-бетон катнашмалары кулланып өслекле катламнарны урнаштыру технологиясе кулланылачак. Агымдагы елда Татарстан Республикасында әлеге технологияләрне кулланып 40 объект ремонтланачак. Шул исәптән Казан агломерациясендә - 25, Яр Чаллыда - 13, Түбән Камада - 3 объект.
Мәсәлән, Рихард Зорге, Болотников, Фрунзе, Тэцевская һәм Казанның башка урамнарына вак таш-мастик асфальтобетон җәю планлаштырылган. Яр Чаллы шәһәрендә, әлеге технология кулланып, Машина төзелеше урамы буенча, Яшьлек проспектыннан Залесный проспектына кадәр автомобиль юлы төзелеше һәм Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр Раскольников урамын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Ә Түбән Камада - Тынычлык проспекты буенча Корабельная урамы киселешенә кадәр автомобиль юлы төзелеше һәм Шинников проспектында Бакый Урманче урамыннан Менделеев урамына кадәр капиталь ремонт. Исегезгә төшерәбез, Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын 2019 елдан өч эре агломерациядә - Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә гамәлгә ашыра башлады. Моңа кадәр республика илкүләм проект составына кергән «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектында катнашты. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 2020 елда республикада 44 юл челтәрен ремонтлау планлаштырыла.