6301 нче номерлы Казан- Зөя шәһәр яны поезды гамәлгә кертелү сәбәпле, 4 нче февральдән «Содружество» шәһәр яны компаниясе өстәмә автобус рейсы билгели. Автобус Зөя тимер юл станциясе – Зөя утрау-шәһәре маршруты буенча йөри. Станциядән автобус 08:50 сәгатьтә кузгалачак, утрауга 09:10 сәгатьтә киләчәк.
Шулай ук кире юнәлештә өстәмә рейс билгеләнә. Утраудан 09:20 сәгатьтә кузгалып китә, станциягә 09:40 сәгатьтә килә.
Пассажирларга уңайлы булсын өчен калган рейсларның җәдвәлләренә төзәтмәләр кертелгән. Шулай итеп, 4 февральдән Зөя станциясеннән Зөя утравына кадәр автобус җибәреләчәк: 08:50, 12:05, 14:05, 15:40, 16:40. Кире юнәлештә - 09:20, 13:30, 15:10, 16:10, 17:10.
Исегезгә төшерәбез, «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе 2019 елның 1 августында Зөя утрау-шәһәренә кадәр мультимодаль туристик маршрут (электричка + автобус) ачты. Бу вакыт эчендә 7 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Автобус көн саен йөри. Җәдвәл шәһәр яны поездлары җәдвәле белән килештерелгән. Пассажирларның шәһәр яны тимер юл кассаларында бердәм билет алу мөмкинлеге бар. Автобуста йөрүдән тыш, ул Зөя утрау-шәһәрчегенең алты музеена бару хокукы бирә.
Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.