ТР Транспорт министрлыгы һәм ТР Яшьләр хөкүмәте Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында үзара хезмәттәшлек программасы турында фикер алыштылар

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте («Вверх!» республика конкурсын оештыручылар һәм катнашучылар) вәкилләре белән очрашу булды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, «Вверх!» республика конкурсының башкарма директоры Алла Кондратьева, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова һәм конкурс финалисты Марсель Галиев катнашындагы очрашуда берничә актуаль мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, катнашучылар Татарстанда транспорт өлкәсендә һәм милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча министрлык һәм Яшьләр хөкүмәтенең үзара хезмәттәшлеге программасын тәкъдим иттеләр. «Вверх!» конкурсы финалисты Марсель Галиев республика яшьләрен «Яшьлек исеме астында юл» дип аталган транспорт комплексы мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү проектын тәкъдир итте. Анда, аерым алганда, җәмәгать транспорты эшен яхшырту, транспорт хезмәтләренең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү вариантлары тәкъдим ителде. Элегрәк Марсель министрлыкта стажировка үткән, Казанда уздырыла торган халыкара чараларда транспорт волонтеры булган.

Очрашу нәтиҗәләре буенча әлеге инициативаны гамәлгә ашыру һәм аны министрлык тарафыннан яклау турында килешүгә ирешелде.

«Вверх!» республика конкурсы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен идарә кадрларын әзерләү һәм стажировкалау механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән. Конкурс 2009 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International