Бүген «Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт комитеты» МКУ рәисе урынбасары Николай Владимирович Стукалов вафат булды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Николай Владимировичның хезмәт биографиясендә безнең министрлыкта бик интенсив эш чоры булды. 2011 елдан 2012 елга кадәр без аның белән бергә Татарстанда такси турында Федераль законны гамәлгә ашыра башладык, шундый ук республика законының төп нигезләмәләрен эшләүдә катнаштык. 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага транспорт хезмәте күрсәтүгә бергәләп әзерләндек…
Югалту кайгысын уртаклашабыз…