Медицина хезмәткәрләре хәзер поезда барганда беренче ярдәм күрсәтергә әзер булулары турында белдерә алалар

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Федераль пассажир компаниясе» АҖнең ерак араларга йөрүче поездлары белән сәяхәт итүче медицина хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм кирәк булганда пассажирларга беренче медицина ярдәмен күрсәтергә әзер булуларын белдерә алалар.

Моның өчен РТЮ рәсми сайтында билетлар сатып алган вакытта «Мин – медицина хезмәткәре. Кирәк булганда поезда беренче ярдәм күрсәтергә әзер» кыры янында махсус билге куярга кирәк. Пассажир кассада билет сатып алганда шулай ук медицина белеме турында хәбәр итә ала.

Поезд бригадалары хезмәткәрләре табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү өчен мәҗбүри укулар уза. Пассажирлар - медицина хезмәткәрләре квалификацияле ярдәм күрсәтә алачак. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда, поезд бригадасы хезмәткәрләре тиешле билге ясаган пассажирга мөрәҗәгать итәчәкләр. Әгәр бу яңалык үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтсә, ФПК АҖ медицина хезмәткәрләре өчен махсус лояльлек программасын булдыру мөмкинлеген караячак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгы таләпләренә туры китереп, ФПК АҖ формалаштырган ерак араларга йөрүче пассажир поездларының барлык вагоннары медицина әйберләре белән җиһазландырыла. Алар составына жгут, бинтлар, шиннар, лейкопластырь, кан туктату чарасы, ясалма сулышны үткәрү өчен пакетлар, капчыклар һәм башкалар керә. Стандарт җыелма белән һәр вагон җиһазлана, киңәйтелгән белән – вагон-штаб.

Пассажирларның берәрсе үзен начар хис итсә, аның өчен билгеләнгән пунктка кадәр эстафеталы медицина ярдәме оештырыла. Шулай ук пассажир хастаханәгә билгеләнгән пунктта да, якындагы станциядә дә җибәрелергә мөмкин. Кирәк булган очракта поезд хәтта хәрәкәт графигында тукталыш каралмаган станциядә дә туктатылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International