Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Россия тимер юллары холдингы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга ерак араларга йөрүче поездларда лимитсыз түләүсез йөрүне тәэмин итү турында карар кабул итте.
Инде бүген үк Россия эчендә йөрүче барлык категория поездларның купе, СВ, Люкс вагоннарына, шулай ук утыру урыннары булган вагоннарга 2020 елның гыйнварыннан бирле акчасыз билет рәсмиләштерергә мөмкин, шул ук вакытта сәфәрләр саны чикләнмәгән. Акция ел дәвамында гамәлдә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр инвалид белән бер кеше бушлай йөри ала.
Түләүсез билет пассажирның шәхесен таныклаучы документ турындагы белешмәләр нигезендә һәм ташламага хокукны раслаучы документ (Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгы, Бөек Ватан сугышы инвалиды таныклыгы, "Ленинградны саклаган өчен" медале белән бүләкләү турында таныклык) күрсәтелгәндә еракка йөрүче поездлар кассаларында рәсмиләштерелә. Чит ил гражданнарына түләүсез йөрү элеккеге СССР органнары тарафыннан бирелгән таныклыкны күрсәткәндә, 1992 елның 1 гыйнварына гамәлдә булган форма буенча рәсмиләштерелә.
Юл йөрү документларын рәсмиләштерү (резервлау, яңадан рәсмиләштерү, торгызу, кире кайтару) өчен җыемнар алынмаячак. Шулай ук Бөек Ватан сугышы инвалидларыннан һәм аларны озатып йөрүче затлардан сервис хезмәтләре (шул исәптән урын-җир әйберләре) һәм туклану өчен түләү алынмаячак.