«Казан» аэропорты транзит төенен булдыру кысаларында Франкфурт һәм Льеждан йөк самолетларын кабул итте

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына AirBridgeCargo авиакомпаниясенең Boeing 747-800 транзит йөк самолетлары килде. Рейслар Казан аэропортында Европа һәм Азиядән авиация йөк ташуларын оештыру өчен транзит узелын булдыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Проектның төп максаты - аэропортны йөк агымнарына хезмәт күрсәтәчәк транспорт объекты буларак үстерү.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә караганда, проектны «Волга-Днепр» компанияләр төркеме белән, аерым алганда, AirBridgeCargo һәм «АТРАН» авиакомпанияләре белән бергә гамәлгә ашыруга 2019 ел ахырында керешкәннәр. Оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен министрлык каршында эш төркеме төзелде һәм «юл картасы»расланды.

Шулай ук Ленар Сафин «Казан» халыкара аэропорты зур потенциалга ия күп функцияле аэропорт комплексы булып тора, дип ассызыклады. Һәм бүген республика алдында һава инфраструктурасын алга таба үстерү бурычы тора.  Аэропорт даими транзит рейсларын башкару өчен кирәкле җир өсте җайланмалары белән тәэмин итүдә һәм һава гаванен үстерү буенча уртак бизнес-планны әзерләүдә ярдәм итәргә әзер.

AirBridgeCargo авиакомпаниясе генераль директоры Николай Глушнев «Казан» аэропортының югары техник җиһазланышы һәм квалификацияле персоналы булуын билгеләп үтте. Элегрәк авиакомпания Казанга йөк рейсларын берничә тапкыр башкарды, хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм оперативлык һәрвакыт югары дәрәҗәдә иде. Шул исәптән нәкъ менә шуңа күрә дә транзит пунктын булдыру өчен Казан аэропорты сайланды. Бу рейслар компаниянең Россиянең эчке йөк ташу базарын үстерү буенча чираттагы адымы булып тора.

22 һәм 23 гыйнварда үтәлгән тест транзит рейслары Франкфурт һәм Льеждан йөкләнде һәм Гонконгка юл тотты.

Алга таба AirBridgeCargo һәм «АТРАН» авиакомпаниясенең һава судноларына хезмәт күрсәтү буенча линия станциясен оештыру, даими нигездә Boeing 747 транзит рейсларын һәм Boeing 737 судноларында коммерция рейсларын башкару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International