Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен «Содружество» компаниясе 4 февральдән көн саен өстәмә Казан-Свияжск-Казан шәһәр яны поездларын билгели.
Өстәмә 6301 нче номерлы Казан- Свияжск шәһәр яны поезды түбәндәге җәдвәл буенча йөриячәк: Казан станциясеннән 06:37 кузгалып китә, аннары Адмиралтейство бистәсе, Иске Аракчино, Яңа Аракчино, Юдино Көнчыгыш паркы, Юдино, ВЧД, Займище, 774 км, Васильево, 766 км, Яшел Үзән, Идел, 753 км тукталышлары. Свияжск станциясенә 07:46 килә.
Шулай ук 6306 нчы номерлы Свияжск-Казан шәһәр яны поезды билгеләнде. Свияжск станциясеннән 08:02 сәгатьтә кузгалып китә. Алга таба 753 км, Идел, Яшел Үзән, Атлашкино, 766 км, Васильево, 771 км, 774 км, Обсерватория, Займище, ВЧД, Юдино, ЖБК, Яңа Аракчино, Иске Аракчино, Лагерная, Адмиралтейство бистәсе тукталышлары. Казан станциясенә 09:23 килә.
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.