Татарстанда «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе базасында елга пассажир теплоходын булдыру буенча проект гамәлгә ашырыла, ул сыекландырылган табигый газда эшләячәк. Мондый судноның Россиядә аналоглары юк. Бу хакта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында коллегиядә хәбәр итте.
Проектны гамәлгә ашыру буенча чаралар планын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов имзалады.
Судно төзелеше белән Горький исемендәге Яшел Үзән заводы шөгыльләнә. Эшләрне тәмамлау 2020 елның 3 кварталына планлаштырылган.
Л.Сафин сүзләренә караганда, әлеге судноны эксплуатацияләү Казан – Свияжск экскурсия маршруты буенча, шулай ук Казансу елгасы буйлап йөрүче маршрут буенча файдаланылачак.