Милли проект кысаларында Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре пассажир транспорты паркын яңартуда ташламалар алачак

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Күчмә составны яңартуга аерым игътибар бирергә кирәк, дип ассызыклады бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар буенча коллегиядә.  

Ул искәрткәнчә, 2016-2019 елларда транспорт чаралары җитештерүче заводларга субсидияләр бирү буенча дәүләт программасы гамәлдә булган. 2020 елдан РФ Хөкүмәте карары нигезендә, техника лизингы килешүләре буенча ташламалар бирү өчен Россия лизинг оешмаларына субсидияләр биреләчәк.

РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә Россия Транспорт министрлыгы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча шәһәр пассажир транспорты паркын үстерү программасын әзерләде. 2020 елдан 2024 елга кадәр Дәүләт транспорт лизинг компаниясе катнашында 20 эре шәһәр агломерациясендә 20 млрд. сумга күчмә составны яңарту планлаштырыла. Федераль бюджет акчалары хисабына автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар сатып алганда транспорт чарасы бәясенең 60%ы күләмендә ташлама биреләчәк. Әлеге исемлеккә Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре кергән.

Россия Транспорт министрлыгына тиешле заявка әзер, дип ассызыклады Ленар Сафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International