Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булып узды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының «Татарстан Республикасы транспорт комплексының 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында» киңәйтелгән коллегия утырышы узды.

Коллегия утырышы, гадәттәгечә, республиканың транспорт комплексы эшчәнлегенең узган елгы төп нәтиҗәләре турындагы фильмнан башланды.

2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары  нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты узды. Клиентлар төркемнәрен имин йөртү өчен катнашучыларга 135 төп һәм резерв маршрутлар оештырылды. Чемпионат чорында 668 000 пассажирга хезмәт күрсәтелде, 23 меңнән артык рейс башкарылды. 10 000 тирәсе кеше түләүсез йөрү хокукыннан файдаланды, волонтерлар һәм аккредитацияләнгән затлар тарафыннан 95 023 тапкыр Казанның шәһәр пассажир транспортында (автобус, трамвай, троллейбус, метро) йөрелде, шулай ук 2019 елның 1 августыннан 30 августына кадәр чорда «Казан-1» - ст. «Аэропорт»  тимер юл маршруты буенча шәһәр яны электр поездларында.

WorldSkills International җитәкчелеге һәм делегацияләр өчен туристлык тибындагы 206 автобус, шәһәр тибындагы 24 автобус, 59 микроавтобус һәм 99 җиңел автомобиль җәлеп ителде.

Транспорт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча WorldSkills International җитәкчелегеннән Чемпионатның барлык транспорт системалары эшен оештыруга югары бәя бирелде, җәлеп ителгән транспорт чараларының һәм транспорт персоналының эш сыйфаты югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде.

Республиканың транспорт тармагы предприятиеләре зур уңышларга иреште. Татарстан Республикасы аэропортлары - «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» 4 301,8 мең кешегә хезмәт күрсәтте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,6% ка күбрәк.

2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча шәһәр яны тимер юл транспортында 6,65 млн. пассажирга хезмәт күрсәтелде, бу узган ел белән чагыштырганда 103,4% тәшкил итә. 2019 елда пассажирларга уңайлы булсын өчен аэропортка һәм кире якка өстәмә төнге поезд кертелде. Арча-Васильево һәм Васильево-Бирюли поездлары маршруты Паратск станциясенә кадәр озайтылды.

2019 елның 1 августында Зөя утрау-шәһәренә кадәр интермодаль туристик маршрут ачылды.

Шәһәр яны элемтәсендә су транспорты белән 289 мең кешегә хезмәт күрсәтелде, шуларның 58,6 меңе – ташламалы категория.

2019 елда республиканың автотранспорт предприятиеләре даими маршрутларда 225 млн. пассажирга хезмәт күрсәтте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4% ка күбрәк. 

Бүлеп бирелгән акчалар хисабына 2019 елда Юл эшләре программасы нигезендә 93,9 км автомобиль юллары төзелде, гамәлдәге региональ челтәрнең 196,8 км ремонтланды, 11 күпер төзелде һәм ремонтланды, 70 км чамасы озынлыкта 22 авыл торак пункты каты өслекле юллар белән тоташтырылды, 63 мәктәп маршрутында транспорт-эксплуатация шартлары арттырылды.

Республиканың бакча ширкәтләренә гомуми озынлыгы 26,13 км булган 33 керү юлы төзелде.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына гомуми озынлыгы 31,2 км булган 49 подъезд төзекләндерелде.

2019 елда Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлады. Илкүләм проект кысаларында 205,8 км юл ремонтланды, юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 235 урында юл хәрәкәте иминлеген арттыру чаралары башкарылды.

Агымдагы елга төп бурычларны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җиткерде. Аэропортларда пассажирлар агымы үсеше, министр сүзләренчә, маршрут челтәренең динамик үсеше хисабына ирешелде. Шулай итеп, 2019 елда Казанда берничә яңа халыкара юнәлеш ачылды: атнага 1 рейс ешлыгы белән Екатеринбургта арадаш тукталыш белән Кытай Харбинына, атнага 2 рейс ешлыгы белән Будапештка, Доминикан Республикасына туры рейс. Казаннан Антальяга, Стамбул һәм Ашхабадка, шулай ук Бигеш аэропортыннан Антальяга рейслар башкару ешлыгы арттырылды. Казан һәм Мюнхен, Тель-Авив һәм Ереван арасында турыдан-туры элемтә ачу буенча сөйләшүләр дәвам итә, түбән бюджетлы Флай Арыстан авиакомпаниясе тарафыннан Нур-Солтанга рейслар башкаруны оештыру һәм Эйр Астана авиакомпаниясенең Алматага рейслар ачу мәсьәләсе карала.

Автомобиль транспортына килгәндә, республикада муниципальара маршрут челтәрен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Хәзерге вакытта 123 автобус маршруты билгеләнгән, шул исәптән 76 шәһәрара һәм 47 шәһәр яны маршрутлары. Легаль булмаган пассажирлар ташучыларның эшчәнлегенә каршы тору буенча эш дәвам итәчәк.

Тимер юл транспорты буенча 2020 елда «Россия тимер юллары» ААҖ белән берлектә «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төененең проект-смета документациясен эшләүне тәмамлау планлаштырыла. Әлеге төен барлык төр транспорт пассажирларына бер урында куркынычсыз һәм уңайлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәчәк.

Ленар Сафин юл хуҗалыгы мәсьәләләренә аерым тукталды. Агымдагы елда социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Шулай итеп, 6 авыл торак пунктына юллар төзү планлаштырыла. Моннан тыш, республиканың торак пунктларында 1000нән артык урам ремонтланачак.

Татарстанның социаль-икътисадый үсеше стратегиясе - 2030 кысаларында республикада берничә эре инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, Чуашстан чигеннән алып Иннополис развязкасына кадәр М-7 автомобиль юлы участогын реконструкцияләү дәвам итәчәк.

Комплекслы планга кертелгән иң мөһим проектларның берсе - Түбән Кама һәм Яр Чаллыны Соколка авылы тирәсендә Кама елгасы аркылы узучы күпер аша урап узу.

Йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International