«Содружество» шәһәр яны компаниясе Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бушлай йөрү хокукы бирә

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 февраленнән 31 декабренә кадәр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, һәм аларны озатып йөрүче затларга «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе хезмәт күрсәтә торган полигонында йөрүче барлык шәһәр яны поездларына түләүсез йөрү хокукы бирелә. Акция тарихи хәтерне саклау һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган.

Югары комфортлы вагоннарда йөргән өчен дә өстәмә түләү алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International