«Казан» аэропортында пассажирлар агымы 2019 ел нәтиҗәләре буенча 10% артты

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елда «Казан» халыкара аэропорты 3 470 742 пассажирга хезмәт күрсәткән - бу 2018 ел күрсәткечләреннән 10,5% ка артыграк.

2019 елда «Казан» аэропортының маршрутлар челтәре 85 юнәлештән торды (2018 елда - 81), шулардан 45 - халыкара.

Эчке һава линияләрендә пассажирлар агымы 8% арткан - 2 172 627 пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Халыкара маршрутларда 1 298 115 кешегә (+14,8%) хезмәт күрсәтелгән.

Россия эчендәге юнәлешләр арасында гадәттәгечә Сочи (+22,6%), Санкт-Петербург (+38,9%) һәм Екатеринбург (+46,9%) популяр. Шулай ук Мәскәү, Краснодар, Уфа, Ростов-на-Дону, Новосибирск һәм башка юнәлешләрдә рейсларга ихтыяҗ зур.

Халыкара рейслар арасында Анталья-Казан-Анталья маршрутында иң күп пассажирларга хезмәт күрсәтелгән - 588 742 пассажир, бу үткән ел белән чагыштырганда 29,5% ка күбрәк. Прага кебек юнәлешләрдә пассажирлар агымы +32,2% арткан. Истанбул +29,9%, Бургас +21,4% һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International