Татарстанның «Бигеш» аэропорты 2019 ел нәтиҗәләре буенча 785 085 пассажирга хезмәт күрсәткән. Алдагы еллык пассажирлар йөртү күләме 2018 елга 777 263 пассажир туры килә. Бер ел элек 2017 елда аэропорт 587 775 пассажирга хезмәт күрсәткән иде.
Иң популяр маршрутлар исемлегенә Мәскәү (515 737), Санкт-Петербург (64 402), Сочи (47 805), Краснодар (16 727), Ростов-на-Дону (15 981), Анталия (83 167) юнәлешләре кергән.
Пассажирлар агымының төп үсеше Мәскәү юнәлешендә теркәлгән: бер ел эчендә башкалага очышлардан 515 737 пассажир файдаланган - бу 2019 елда гомуми пассажирлар агымының 66% дигән сүз. Мондый интенсив үсеш «Аэрофлот», «Победа» һәм Nordwind Airlines авиакомпанияләренең даими рейслары ярдәмендә мөмкин булды.
2019 ел «Бигеш» аэропорты өчен вакыйгаларга бай булды: февраль аенда «Россиянең Һава капкалары» милли премиясенең берьюлы өч номинациясендә җиңү яулады: авиакомпанияләрнең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы аэропорт 2018», журналистларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы аэропорт 2018», шулай ук «Иң яхшы аэропорт 2018» номинациясендә елга 2 миллион пассажирга кадәр категориядә икенче премия лауреаты булды. Сентябрь аенда - төбәк авиаташулары өлкәсендә «Елга 1 млн. га кадәр пассажирлар йөртү күләме белән ел аэропорты» номинациясендә Евразия премиясе җиңүчесе, шулай ук «Победа» лоукостеры версиясе буенча «Иң пунктуаль аэропорт» премиясенә лаек булды.
2020 елда аэропорт Санкт-Петербургка («Победа), Краснодар («Азимут») һәм Анталиягә (Nordwind Airlines, Ural Airlines авиакомпанияләренең өстәмә рейслары һәм яңа ташучы - Onur Air авиакомпаниясенең чартер рейслары хисабына) рейсларны башкару өлешен арттырырга ниятли. Шулай ук аэропорт планында 2020 елның 4 гыйнварыннан башланган S7 Airlines авиакомпаниясенең Новосибирскка яңа рейсының югары йөкләнешен тәэмин итү.