«Содружество» пассажир компаниясе «Пассажирлар көне» үткәрәчәк

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

23 гыйнварда «Содружество» шәһәр яны компаниясе «Пассажирлар көне» акциясен уздыра. Чара барышында барлык теләүчеләр сораулар бирә һәм шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүне оештыру буенча үз тәкъдимнәрен белдерә ала.

Акция түбәндәге вокзалларда узачак:

- Янаул станциясе вокзалында 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр;

- Ижевск станциясе вокзалында 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр;

- Казан-1 станциясе вокзалында 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр;

- Яшел Үзән станциясе вокзалында 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр;

- Канаш станциясе вокзалында 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр.

Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.     

«Пассажирлар көне» мәгълүмати акцияләре пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатларында даими үткәрелә. Барлык мөрәҗәгатьләр рәсми рәвештә теркәлә, һәрберсе буенча оператив чаралар күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International