Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда күз күреме начараю белән буран көтелә

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 22 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 500-1000 метрга кадәр күз күреме начараю белән буран, бозлавык, секундына 15-20 метрга кадәр көнбатыштан көчле җил (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр), юлларда кар боткасы, төнлә кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем көтелә.

Машина йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелырга чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 291-91-91), ул шул исәптән автомобиль юлларының торышы буенча мәгълүмат кабул итә.

 

Фото: news.myseldon.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International