Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Совет утырышында катнашты.
Очрашуны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Утырыш барышында транспорт комплексы объектларын ике дәүләт телендә мәгълүмат белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелде.
Утырышта Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, татар шагыйре Муса Җәлил исеме «Аэрофлот» самолетына биреләчәк. Моңа авиакомпаниянең генераль директорыннан дәлил килде.
Шулай ук министр искә төшергәнчә, Татарстан Салих Сәйдәшев маршын тимер юл вокзалында уйнату турында Россия тимер юллары белән килешү төзегән бердәнбер төбәк булып кала.