2019 елда Горький тимер юлы Татарстан бюджетына 1,6 млрд. сум күчерде

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Горький тимер юлы урнашкан РФ субъектларының берләштерелгән бюджетларына салым түләүләренең гомуми күләме 2019 елда 14,9 млрд. сум тәшкил иткән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1% ка күбрәк.

Түбән Новгород өлкәсендә ГТЮның салым түләүләре 9,7 млрд. сум, Татарстан Республикасында – 1,6 млрд. сум, Киров өлкәсендә – 1,1 млрд. сум, Владимир өлкәсендә – 932 млн. сум, Удмурт Республикасында – 788 млн. сум, Чуваш Республикасында – 305 млн. сум, Марий Эл Республикасында – 50 млн. сум тәшкил итте.

Горький тимер юлы эре салым түләүче булып тора һәм региональ һәм җирле бюджетларга салым түләүләрен тулы күләмдә түли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International