Татарстанда 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 объектны ремонтлау планлаштырыла

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елда Татарстанның шәһәр агломерацияләрендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлау планлаштырыла.

Норматив хәлгә туры килә торган юллар өлешен арттыру «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының өстенлекле бурычларыннан берсе. Әлеге проект Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елның гыйнварыннан Россиядә гамәлгә ашырыла торган 12 милли проект арасына керә.

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты өч эре агломерацияләрдә - Казан, Чаллы һәм Түбән Камада тормышка ашырыла. Казан агломерациясе буенча - 27, Яр Чаллыда - 15 һәм Түбән Камада - 2 объект ремонтланачак.

Барлык объектлар буенча эшләр башкаруга дәүләт контрактлары төзелгән.

2020 елга Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын финанслауның гомуми суммасы 4,555 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан - 2,112 млрд. сум.

Татарстан 2019 елдан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлады. Моңа кадәр республика илкүләм проект составына кергән «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International