Якын көннәрдә Татарстанда бозлы яңгыр, буран, томан көтелә

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 16-17 гыйнварда Россиянең Европа территориясенә тирән төньяк-атлантик циклон чыгу сәбәпле, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начараячак. Актив атмосфера фронтлары узганда кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә, урыны белән бозлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, аерым районнарда бозлавык, томан, төнлә һәм иртән 16 гыйнварда кыска вакытлы буран. Температура фоны аномаль югары булыр дип көтелә: 16 гыйнварда төнлә һаваның минималь температурасы -1..-6 градус, иртән һәм көндез температура 0..+5 градуска кадәр күтәреләчәк; 17 гыйнварда төнлә -2..+2 градус, көндез 0..+4 градуска кадәр. Уртача температура 13-15 градуска нормадан артып китәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык.

18-19 гыйнварда ял көннәрендә республикада җылы һава торышы саклана, урыны белән кар явуы ихтимал. Температура төнлә 0..-5 градус, көнчыгышта -9 градуска кадәр, көндез -4..+1 градуска кадәр көтелә. Юлларда бозлавык.

Машина йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелырга чакырабыз.

Фото: yutazy.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International