15 нче гыйнвардан Шәмәрдән-Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

15 гыйнвардан техник сәбәпләр аркасында 6401 нче номерлы Шәмәрдән-Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк.

Кендери станциясенә кадәр поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итә,  Кендери (05.45-05.46). Алга таба: 807 км т.п. (05.48-05.49), 804 км т. п. (05.53-05.54), Дәрвишләр бистәсе (06.00-06.02), Компрессорный (06.07-06.08), Новаторлар т. п. (06.11-06.12), Әмәт (06.16-06.19), Әмәт метросы т. п. (06.22), Вахитов (06.27-06.28), Казан станциясенә 06.35 килә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International