Республикада төнлә төбәк әһәмиятендәге юлларда 267 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, хәзерге вакытта юлларда 447 берәмлек техника хезмәт күрсәтә.
Һава торышы үзгәрүгә тиз арада тәэсир итү өчен төбәк автомобиль юлларында 56 метеостанция эшли. Автомат юл метеостанцияләре мәгълүматны конкрет нокталар буенча реаль вакыт режимында алырга мөмкинлек бирә: фотолар, капламның торышы, юл температурасы. Алынган мәгълүмат нигезендә метеопараметрларның бозлавык күренешләренең барлыкка килү мөмкинлеге турында кисәтеп, үзгәрүе фаразлана.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 291-91-91), ул шул исәптән автомобиль юлларының торышы буенча мәгълүмат кабул итә.
Машина йөртүчеләрне тизлек режимын саклауларын, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда куркыныч маневрлар ясамауларын, дистанцияне һәм ян араларын арттыруларын һәм ерак юлга чыгудан тыелып торуларын сорыйбыз.
13 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар. Аерым районнарда буран, иртән, көндез бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метр тизлектә. һава температурасы -3.. +2 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.