Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренең балаларын Кыш Бабай котлады

2019 елның 28 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренең балалары өчен профсоюз комитеты традицион Яңа ел иртәсе оештырды.

Балалар өчен зур бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Алар бик теләп кызыклы конкурслар белән театральләштерелгән тамаша карадылар, биеделәр, җырладылар. Актив физик йөкләмәдән соң, балалар тәм-томнар белән чәй эчтеләр. Аннан соң һәркем министр Ленар Сафиннан яңа ел бүләкләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International