Үткән тәүлектә республиканың төбәк юлларында 296 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2019 елның 28 декабре, шимбә

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 180 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 6 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 296 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 20.

Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 25 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5072 кеше килгән, 5254 пассажир киткән.

28 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Көнчыгыш районнарда урыны белән бераз кар. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан. Һава температурасы көндез -5..-10° градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International