Зөя утрау-шәһәрчегенә - мультимодаль маршрут белән

2019 елның 27 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе Казан халкын һәм кунакларны Зөя утрау-шәһәрчегенә чакыра.

Бу көннәрдә төрле күңел ачу программасы оештырылачак. Үткәрү урынына кадәр мультимодаль маршрут белән барып җитәргә мөмкин (электричка + автобус). Автобус станциядән утрауга кадәр 12.10, 14.10, 15.45, 17.10 кузгалып китә. Кире юнәлештә 13.30, 15.10, 16.25, 17.30. Автобуслар җәдвәле Зөя станциясе аша баручы шәһәр яны поездлары җәдвәле белән килештерелгән. Казан-1, Казан-2, Компрессор, Әмәт метросы, Юдино, Васильево, Яшел Үзән, Зөя станцияләрендәге шәһәр яны кассаларында бердәм билет алырга мөмкин, анда утрауның алты музеенда булу һәм автобуста йөрү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International