«Содружество» шәһәр яны компаниясе «Дедом Морозом нарядись и в электричке прокатись!» акциясен башлап җибәрә.
Пассажирлар әкият персонажлары костюмнарында шәһәр яны поездларында бушлай йөри алачак. Костюмнар гомуми кабул ителгән стандартлар буенча башкарылырга тиеш. Кыш бабай өчен тун, бүрек һәм сакал, Кар кызы өчен тун һәм чәч толымнары булу мәҗбүри. Киемнәр пычранырга, ә декор элементлары коелырга тиеш түгел.
Бушлай йөрү хокукын алу өчен пассажир бөтен сәфәр дәвамында костюмда булырга тиеш.
Акция 27 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Содружество» шәһәр яны компаниясенең барлык шәһәр яны поездларында да гамәлдә.
27 декабрьдә 6923 нче Кизнер-Казан (9.32-11.40) шәһәр яны поездының Кукмара-Казан участогында һәм 6926 нчы Казан-Кизнер (16.13-20.28) шәһәр яны поездының Кизнер-Казан участогында Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары йөриячәк. Шулай ук бу көнне алар Казан-1 шәһәр яны вокзалына килүчеләрне бәйрәм белән котлаячаклар. Программада - анимацион тамаша, татлы бүләкләр тапшыру, фотосессия. 11.40 сәгатьтә 2019 елда Казан-Кизнер-Ижевск маршруты буенча барган миллионынчы пассажирны бүләкләү булачак.
Фото: vop.ru