Ленар Сафин «Казан» аэропортын Габдулла Тукай исемендәге тематикада бизәү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин рәислегендә «Казан» аэропортын бизәү мәсьәләсе буенча татар шагыйре Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты тематикасына республика оештыру комитетының чираттагы утырышы булып узды.

Оештыру комитеты әгъзалары министр кушуы буенча КДАТУ тарафыннан әзерләнгән аэропортны бизәүнең 5 яңартылган концепциясен карадылар. Әйтик, «Шигърият көмеш җепләре» концепциясе шигърият өлкәсендә көмеш җепләр образына нигезләнә. Алар аэропортның барлык киңлекләрен чолгап алучы график әсәрләрнең көмеш сызыкларында күренә һәм пыяла өслекләрендә урнаша.

«Тукай илһамы» концепциясе Татарстан мәдәниятенең күпкырлылыгын һәм колоритын интерпретацияли. Интерактивлыкны кертү Тукай әсәрләренең сәнгать фикерен кешелек сыйфатлары аша ачып бирә торган киңлекне, заманча тенденцияләрне һәм технологияләрне формалаштырырга мөмкинлек бирә.

«Тукай Юлы» концепциясе республикада эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган халык проекты – шул ук исемдәге мәдәни-сәламәтләндерү маршруты белән оештырыла. Республиканың күп кенә кунаклары өчен әлеге маршрутның башлангыч ноктасы буларак, «Казан» халыкара аэропорты үзенең интерьер һәм экстерьер киңлеге белән бөек татар шагыйре иҗатын анонслый.

Киләсе «Тукай уты» концепциясе шагыйрьнең иҗади ниятенә нигезләнә, аның төп максаты – үз халкына белем бирү иде. Концепциянең төп элементларының берсе дизайн элементларының «кояшлы» сары төсен тәкъдим итү.

«Карлыгач артыннан ияр» концепциясе төп ике образны берләштерә: самолет һәм карлыгачны – Тукай шигъриятенең иң якты образларының берсе.

Шулай ук аэровокзал комплексында бизәү элементларын урнаштыру зоналары да тәкъдим ителгән.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Ленар Сафин тәкъдим ителгән концепцияләр буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен мәйданчык билгеләргә тәкъдим итте. Һәм 2020 елның гыйнварында КДАТУга ахыргы вариантны әзерләргә һәм аны оештыру комитетына тапшырырга кушты. Министр, бизәүне сайлаганда, аэропорт, беренче чиратта, үзенең функциональ билгеләнешенә туры килергә тиеш, шул исәптән пассажирларга хезмәт күрсәтү куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итү буенча, дип ассызыклады.

Ил аэропортларына бөек ватандашларыбызның исемнәрен бирү буенча «Россиянең бөек исемнәре» дигән масштаблы конкурс 2018 ел ахырында узды. Финал тавыш бирүдә республиканың ике халыкара аэропорты өчен 193 меңгә якын тавыш бирелде. «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм «Түбән Кама нефть химиясе» җитештерү берләшмәсе директоры Николай Лемаев исемнәрен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International