Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 163 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 13 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 348 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 237.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3204 кеше килгән, 2970 пассажир киткән.
25 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Көньяктан талгын җил, көчәйгәндә секундына 11 метрга кадәр. Һава температурасы -4..-9°. Юлларда бозлавык.